«Өченче планета сере»: уен программасы (0+)
14
Апрель 2022
Пәнҗешәмбе
Апрельдә иң мөһим вакыйгаларның берсе – Космонавтика Көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Өченче планета сере» дигән мавыктыргыч-танып белү уен программасына чакырды. Һәр команда үз космик кораб экипажын тәкъдим итте. Барысы бергә бик күп сынаулар аша кояш системасы буйлап очыш ясады. Уен башында командалар ракета әзерләде, аңа исем бирде һәм экипаж командирын сайлады. Командаларга һәр планетадагы биремнәрне үтәргә кирәк булды, мәсәлән, Венерада – шифрланган хатны укырга, Марста – табышмаклар чишәргә, Юпитерда – яшерелгән сүзләрне табарга туры килде. Балалар очыш дәвамында космостан хатка «ачкыч»ны җыя алды, һәм Җиргә әйләнеп кайтты. Дуслык-татулык җиңде. #Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики |